Буа районында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташларыбыз истәлеген мәңгеләштерү буенча эш дәвам итә. Хәтер һәм кайгы көне алдыннан аларның кече ватанында сакчылар исемнәре язылган өч стела ачылды.
2022 елның 10 июнендә Буа туган якны өйрәнү музеенда «Гражданлык сәгате» төбәк проекты кысаларында Буа муниципаль районы Иҗтимагый советы рәисе «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Буа җирле бүлекчәсе, «Форпост» үзәге хезмәткәрләре, яшьләр бүлеге һәм ветераннар советы вәкилләре белән берлектә 14 яше тулган яшь гражданнарга паспортлар тапшырды. Акция Россия көнен бәйрәм итүгә багышланды.