2 мартта Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте Иҗтимагый советы әгъзасы, «Ярдәм-Помощь» Гомуммилли Хәйрия фонды советы рәисе Илдар Баязитов, шулай ук Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Иҗтимагый советы әгъзалары: Татарстан Республикасы Иҗтимагый эшлеклеләре берлеге президиумы рәисе, Татарстан Республикасы атказанган тренеры Александр Даренков һәм «Ярдәм-Помощь» Гомуммилли Хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев составында Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтү комиссиясе Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районына 10 нчы төзәтү колониясен тикшерүгә чыкты. Иҗтимагый күзәтү комиссиясе әгъзалары гаепләнгән кешеләр белән сайлап алу әңгәмәләре уздырды, штраф изоляторында һәм камера тибындагы бүлмәләрдә, ишегалларда һәм мәчеттә булдылар. Чара барышында дин тотучыларның хокукларын бозу өлешендә «Вөҗдан иреге һәм дин иреге турында» закон бозу билгеләре ачыкланды, алар өстәмә өйрәнү һәм тикшерү таләп итә.