Хөкем ителгәннәрнең хокуклары үтәлешенә җәмәгать контролен тәэмин итү кысаларында Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтү комиссиясе әгъзалары планлы рәвештә Менделеевск шәһәрендәге 10 нчы төзәтү колониясенә (ИК-10) барып кайтты. Сәфәр ТР Иҗтимагый күзәтү комиссиясе рәисе Илнур Сатдинов һәм рәис урынбасары Гөлия Балафендиева катнашында үткәрелде.
Төзәтү учреждениеләрендә законнарның үтәлешен күзәтү буенча Түбән Кама прокуроры урынбасары Руслан Подносков белән берлектә хөкем ителүчеләрне кабул иттеләр. Кабул итү барышында шартлы рәвештә вакытыннан алда азат итүгә, медицина белән тәэмин итүгә, шулай ук гражданлыгы булмаган затларга документлар рәсмиләштерүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Кабул итүдән тыш, Иҗтимагый күзәтү комиссиясе әгъзалары шулай ук учреждениенең торак зоналарын, ашханә һәм медицина өлешләрен карап чыктылар, хөкем ителгәннәр белән шәхси әңгәмәләр үткәрделәр. Хөкем ителүчеләрдән тоту шартларына карата шикаятьләр булмады.
Визит җәза үтәүче затларның хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре үтәлешен контрольдә тоту максатыннан үткәрелде. ТР Иҗтимагый күзәтү комиссиясе Республиканың төзәтү учреждениеләрендә планлы эшен дәвам итәчәк.
