25 июньдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтү комиссиясе рәисе Илнур Сатдинов һәм ТР Иҗтимагый күзәтү комиссиясе рәисе урынбасары Гөлия Балафендиева Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсенең вакытлыча тоту изоляторында һәм Махсус кабул итү урынында, шулай ук «Комсомольский» һәм «Автозаводский» полиция бүлекләрендә булдылар.
Визит барышында Иҗтимагый күзәтү комиссиясе әгъзалары мәҗбүри тоту урыннарындагы затларны тоту шартларын тикшерделәр. Комиссия вәкилләре Иҗтимагый күзәтү комиссиясе эшчәнлеге турында гражданнар өчен урнаштырылган мәгълүмат белән таныштылар, камераларны карап чыктылар, биредә тоту шартларын карадылар, яктыртуны, вентиляция эшен, бәдрәфләрнең, душ бүлмәләренең һәм ял итү өчен билгеләнгән ишегалларының торышын тикшерделәр.
Туклану сыйфатына, тотылган затларны эчәр су белән тәэмин итүгә, урын-җир кирәк-яраклары булуга, аларны бирү тәртибен үтәүгә һәм вакытында санитар эшкәртүгә игътибар бирелде. Комиссия әгъзалары шулай ук ашыгыч медицина ярдәме чакыруларга һәм мөрәҗәгатьләрне теркәүгә кагылышлы документларны тикшерделәр.
Камераларны карап йөргәндә Иҗтимагый күзәтү комиссиясе вәкилләре гражданнар белән шәхси әңгәмәләр үткәрде, аларның мөрәҗәгатьләрен тыңлады һәм кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
Күзәтү нәтиҗәләре буенча учреждениеләр администрациясенә карата кисәтүләр ачыкланмаган. Иҗтимагый күзәтү комиссиясе мәҗбүри тоту урыннарындагы гражданнарның хокуклары үтәлешен тикшереп тору максатларында планлы тикшерүләрне дәвам итәчәк.

