2022 елның 8 апрелендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында үтә күренмәле хәйриячелек атналыгы кысаларында «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фонды тарафыннан әзерләнгән «Татарстан Республикасында тотрыклы үсеш факторы буларак секторара социаль партнерлык: иң яхшы тәҗрибәләр һәм проектлар» җыентыгы презентациясе булды.
ТР Иҗтимагый палатасында Украинадагы вәзгыятьне көйләүдә гражданлык җәмгыятенең өлеш кертүе турында фикер алыштылар.
Бүген Җиңү паркында йөзләгән кеше сугышчы-интернационалистларга яңа һәйкәл янында җыелды – барысы да Россия кораллы көчләренә һәм Донбасс халкына ярдәм итү өчен митинг-концертка килде. Чара Донецк Халык Республикасы оешуның сигез еллыгына багышланган иде.
2022 елның 25 мартында Казан Ратушасында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәният һәм сәнгать советы утырышы булды. Россия Федерациясендә бу көндә Мәдәният хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.
2022 елның 25 февралендә «Социаль-адаптация күнекмәләре» хәйрия фондының яшь буынны тренировкалау үзәгендә һәм социаль инициативаларын яклау буенча «БлагоДарение» «Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле булган яшь кешеләрне (18+) тренировкалы фатир шартларында мөстәкыйль тормышка әзерләү: беренче үсеш нәтиҗәләре һәм перспективалары» темасына түгәрәк өстәл үткәрде.
17 февральдә 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «Белем бирү оешмаларының (мәктәпләр, көллиятләр, югары уку йортлары) социаль партнерлыгын үстерү максатларында кластерлы якын килүне гамәлгә ашыру» public talk форматында фәнни-мәгариф кластерын үстерү Советы очрашуы булды.
7 февральдә, Россия фәне көне алдыннан, «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясендә белем бирү оешмаларының һәм җитештерү предприятиеләренең аспирантларын, адъюнктларын, студентларын, курсантларын, яшь галимнәрен хөрмәтләделәр.
9 февральдә ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева Россия Иҗтимагый палаталары Советы Президиумының оештыру утырышында катнашты, ул Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасында катнаш форматта узды.
14 гыйнварда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Хезмәт, эш белән мәшгульлек һәм социаль яклау: 2021 ел нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар» йомгаклау коллегиясе утырышы булды.
ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева 5 гыйнварда 70 яшь тулырга тиеш булган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Василий Лихачёв истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасында катнашты.