Рөстәм Миңнеханов Казанның Җәмигъ мәчете эскиз проектын эшләү буенча конкурста җиңүчеләрне бүләкләде

2022 елның 9 июле, шимбә

8 июльдә Казан Ратушасында Казан Җәмигъ мәчете һәм аның янәшәсендәге территориянең эскиз проектын эшләү буенча ачык халыкара конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева катнашты.

Конкурска рәсми рәвештә 1 апрельдә башланган иде. Конкурста Россия һәм чит ил компанияләре дә катнашты. Барлыгы 8 илдән 40тан артык гариза бирелгән. Финалга Россия, БГӘ, Төркия, Мисыр, Казахстан һәм Үзбәкстаннан 18 команда керде.

Жюри карары буенча беренче урынны ике проект - «Гинзбург Архитекст» архитектура-реставрация бюросы (Мәскәү) һәм Казаннан архитектор Айвар Саттаров бүлеште.

Ирек Фәйзуллин барлык тәкъдим ителгән проектларны да югары бәяләде. «Аларның һәркайсының үз үзенчәлеге бар иде. Казан кебек гүзәл шәһәрдә чыннан да, гасырлар буена сакланачак монумент пәйда булырга тиеш.

Барлык катнашучыларга да рәхмәт. Безне киләчәктә зур эш көтә», - диде министр.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Идел буе Болгарстаны тарафыннан Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү елында Казанда 10 мең дин тотучыны сыйдырырлык Җәмигъ мәчетен төзү урынына истәлек ташы кую мөһим вакыйгаларның берсе булды.

Ул билгеләп үткәнчә, Җәмигъ мәчете проектын эшләүдә күп кенә илләр вәкилләре катнашты. «Конкурста катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәсем килә. Һәр эш уникаль. Мин сезнең барлык проектларны да яраттым, алар бик лаеклы. Әлегә гомуми кыяфәтен исәпкә алдык, әмма безгә әле күп эшләргә кирәк булачак. Сезнең образларны без башка мәчетләрдә дә, гыйбадәтханәләрдә дә гамәлгә ашырырга тырышачакбыз», - дип билгеләп үтте ТР Президенты.

Татарстан Президенты сүзләренчә, Казанның Җәмигъ мәчете республиканың символларының һәм рухи үзәкләренең берсе булырга тиеш. «Элек без Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызган идек. Без шунда керәбез дә шатланабыз. Православие вәкилләреме, мөселманнармы – мөһим түгел. Кешеләр анда зур теләк белән бара. Яңа мәчетебез шулай кешеләрне үзенә җәлеп итеп торуын теләр идек», - дип өстәде ул.

Рөстәм Миңнеханов РФ Төзелеш министрлыгы башлыгы Ирек Фәйзуллинга һәм Россия вице-премьеры Марат Хөснуллинга республикага күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерде.

Исегезгә төшерәбез, Казан Җәмигъ мәчете һәм аның янәшәсендәге территориянең эскиз проектын эшләүгә ачык халыкара конкурс уздыру «Игелек – Доброта» республика фондының беренче зур проекты булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International