РФ Иҗтимагый палатасы сәркәтибе Лидия Михеева билгесе буенча, социаль әһәмиятле авыруларга экспресс-тест үткәрү өчен кирәкле барлык нәрсәләр белән җиһазландырылган өч микроавтобус «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге бинасыннан юлга чыкты, анда бу көннәрдә «Берләшмә» форумы уза.
Тест-мобиль командаларына Татарстан Республикасы, Ульяновск, Самара, Оренбург өлкәләре, Удмуртия Республикасы һәм Башкортстан Республикасы буенча йөзләрчә мең километр юл үтәргә туры киләчәк. Алар һәр төбәктә меңләгән кешегә ВИЧ һәм гепатит С кебек авырулар өчен аноним тест үткәрергә булышачак.
«Җиңү өчен тест. Ярдәм янәшә» 2020-2021 елларда Татарстанда һәм 8 күрше төбәктә гамәлгә ашырылган «Җиңү өчен тест» проектының киңәйтелеше булды. «Җиңү өчен тест» ул чакта Идел буе федераль округында иң масштаблы профилактика кампаниясенә әверелде һәм #ГоворюСпасибо Президент грантлары фондының Рәхмәт марафоны лидерларының берсе булды, дип уртаклашты проект авторы, «Новый век» коммерцияле булмаган автоном хәйрия оешмасы генераль директоры Лилия Таишева. ВИЧка тестны проект кысаларында 15 меңнән артык кеше узды, 90 меңнән артык кеше башка ярдәм алды, акцияне массакүләм мәгълүмат чаралары һәм социаль медиа аша 39 миллион кеше белде.
Проект киңәйде: һәр командада психолог, социаль хезмәткәр, кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил барлыкка килде — алар төрле сораулар буенча кешеләргәгә киңәш бирә һәм ярдәм күрсәтә ала. С гепатитына тест ясау гына түгел, ә экспресс-скринингта каралган: тест-мобильдә кан басымын, пульсны үлчәп, канның кислород белән туендыру дәрәҗәсен тикшереп була.
«Безнең төп бурыч — кешеләргә булышу. Һәм кешеләр проектка ихтыяҗ бар диләр: һәр тапкыр безгә рәхмәтләрен җиткерәләр. Без республикага, җәмәгатьчеләргә, барлык төбәкләргә дә рәхмәтле. Алар ярдәменнән башка проект бүгенге кебек булмас иде», - дип ассызыклады Лилия Таишева.
Проект башланыр алдыннан «Берләшмә» форумы экспертлары тест-мобиль эше белән кыскача таныштылар — техник җиһазларны карадылар, автомобильләр командасы белән аралаштылар, аноним тест үткәрү схемасын өйрәнделәр.
РФ Иҗтимагый палатасы сәркәтибе Лидия Михеева билгеләп үткәнчә, «Җиңү өчен тест. Ярдәм янәшә» проектының агарту өлешендә аеруча әһәмияте бар.
«Миңа калса, бу проектта иң мөһиме — сәламәтлек саклау өлкәсендә агарту. Күпчелек кеше төрле авыруларның ничек таралуын, бу авыруларны дәвалап булуын белми, курка һәм дәвалау курсын үтәргә теләми. Мин проект командасына шундый мөһим инициативаны үстерүләре өчен бик рәхмәтле», - дип белдерде РФ Иҗтимагый палатасы сәркәтибе.
Проект шуны күрсәтә: мондый иҗтимагый инициативалар масштаблы — аларны башка төбәкләргә эффектив таратырга мөмкин һәм кирәк, дип белдерде РФ Президентының иҗтимагый проектлар идарәсе башлыгы урынбасары Александр Журавский.
«Бу проект кешеләр өчен бик мөһим. Ул шуны күрсәтә: иҗтимагый институтлар һәм иҗтимагый оешмалар кешеләрне борчыган проблемалар белән актив шөгыльләнәләр — аеруча сәламәтлек кебек мөһим темада», — дип билгеләп үтте ул.
«Берләшмә» форумы-ул Гражданлык җәмгыяте көче урыны, шуңа күрә «Җиңү өчен тест. Ярдәм янәшә» инициативасын гамәлгә ашыру символик мәгънәгә ия», - диде Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева. Ул искәртеп узганча, проект командасында 20 ел инде халыкның сәламәтлеген кайгыртып эшләүче чын профессионаллар эшли һәм барлык катнашучыларга уңышлар теләде.
Проектны башлап җибәрү тантанасында шулай ук Башкортстан Республикасыннан РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Абрамова һәм Самара өлкәсе Иҗтимагый палатасының демографик һәм гаилә сәясәте, ветераннар һәм инвалидлар эшләре буенча комиссия рәисе Светлана Полдамасова катнашты.
Проект авторлары тест һәм консультация хезмәтләрен Идел буе федераль округының 6 төбәгеннән кимендә 14 500 кеше алыр дип исәпли.