Рөстәм Миңнеханов мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә: төп бурычларның берсе – балалар һәм яшьләр белән эшләү

2022 елның 19 августы, җомга

Бүген безнең алда торган төп бурычларның берсе – балалар һәм яшьләр белән эшләү. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында хәбәр итте.

Утырыш Яшел Үзән муниципаль районының М.В. Ломоносов исемендәге 18 нче күп юнәлешле лицей мәйданчыгында узды. Утырышны турыдан-туры трансляцияләү интернет челтәрендә оештырылган иде.

Чарада мәгариф учреждениеләре, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, Россия Федерациясе мәгариф министры урынбасары Татьяна Васильева да катнашты. Утырыш ахырында чыгыш ясаганда, Рөстәм Миңнеханов барысын да үсеп килүче буында республика һәм ил өчен традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыруга җитди игътибар бирергә өндәде. Тәрбия процессында ата-аналар потенциалын бәяләп бетерү мөмкин түгел, дип ассызыклады ул һәм бөтен республика ата-аналар комитетларына конструктив эш өчен рәхмәт белдерде.

Тәрбия мәсьәләләрендә сыйныф җитәкчесенә әйдәп баручы роль бирелә, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, быел Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан «Мөһим мәсьәлә турында сөйләшүләр» проекты эшли башлады, ул сыйныф җитәкчеләре белән балаларның актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышуын күздә тота.

«Бүген яшь буында патриотизм һәм гражданлык хисе тәрбияләүгә җитди игътибар бирергә кирәк. Закон бозуга сәләтле, деструктив тәртип билгеләре булган яшүсмерләргә аерым игътибар бирергә кирәк. Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин үз нотыгында криминаль субкультуралар белән мавыгучы яшүсмерләрне иртә ачыклау эшендә ведомствоара бәйләнешнең кирәклеген билгеләде», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Республикада туган телләрне, туган мәдәниятләрне өйрәнү өчен барлык шартлар һәм мөмкинлекләр тудырылган. Үз илеңнең патриоты булу – Ватаныңны, туган телеңне ярату, мәдәниятеңне кадерләү, тарихи үткәнебезне хөрмәт итү дигән сүз», - дип ассызыклады ул.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына, ТР Фәннәр Академиясе һәм КФУ белән берлектә, татар теле һәм әдәбияты, шулай ук республикада яшәүче халыкларның телләре буенча яңа буын дәреслекләре булдыру эшен дәвам итәргә кирәк, диде ул.

«Адымнар» мәктәпләре турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бу – яңа эш форматы, заманча күп телле мәктәпнең аерым фәлсәфәсе. Ул Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевка әлеге проектны гамәлгә ашыру инициативасы өчен рәхмәт белдерде (бүген «Адымнар» мәктәпләре Казанда, Алабугада, Чаллыда, Түбән Камада, Әлмәттә һәм Актаныш районында эшли).

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, һөнәри белем бирү системасында төп бурыч – квалификацияле белгечләр һәм эшче кадрлар әзерләү. Без тармак ресурс үзәкләрен булдыру программасын дәвам итәбез, дип искәртте ул, бүген алар 45әү.

Әмма белем бирү оешмаларының бер өлеше дәүләт биремен үтәү буенча түбән күрсәткечләргә ия. Ул түбән күрсәткечле уку йортларын атады: Актаныш технология техникумын, Буа ветеринария техникумын, Лениногорск политехник көллиятен, Минзәлә педагогика көллиятен, Нурлат аграр техникумын.

Дәүләт биремен үтәү өчен учреждениеләргә кабул итүнең контроль цифрларын формалаштырганда демографик хәлне исәпкә алырга, әзерлекнең кабатланучы юнәлешләрен булдырмаска, эш бирүчеләр белән хезмәттәшлекне көчәйтергә кирәк.

Татарстан Президенты республика көллиятләрендә һәм техникумнарында мөмкинлекләре чикләнгән яшьләргә һөнәр алу өчен шартлар тудырылуын искәртте.

«Һөнәри белем бирү системасы яшьләр арасында популярлаша бара. Шуңа да карамастан, без икътисадның кайбер тармакларында – авыл хуҗалыгында һәм машина төзелешендә эшче кадрларга һәм белгечләргә кытлык кичерәбез», - дип белдерде ул.

Югары белем бирү системасы республиканың гына түгел, илнең башка төбәкләреннән дә югары квалификацияле икътисад һәм социаль өлкәне кадрлар белән тәэмин итә. Шул ук вакытта Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучыларның бер өлеше алга таба уку өчен республикадан читтә югары уку йортларын сайлый.

Рөстәм Миңнеханов бүген пленар утырыш башланыр алдыннан ул ике фән буенча БДИда 200 балл җыйган мәктәп укучылары белән очрашуы турында сөйләде. Аларның яртысы Мәскәү һәм Санкт-Петербург югары уку йортларына укырга кергән. Бу табигый процесс булса да, аларның безнең югары уку йортларын сайламаулары кызганыч, диде ул, безнең бурыч – аларның республикага әйләнеп кайтуларын, әзерлекле һәм югары квалификацияле кадрлар булуын тәэмин итү.

Республикада биш университет «Приоритет 2030» федераль мегапроектына (Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала), 3 университет – КФУ, КНИТУ һәм «Иннополис» керде – алдынгы инженер мәктәпләре булдыру буенча гомум илкүләм конкурста җиңделәр.

Казанда, Әлмәттә һәм Түбән Камада яңартылган университет кампуслары Татарстанның инновацион белем бирү мохитенең яңа элементлары булырга тиеш (аларны булдыру өчен гаризалар федераль министрлыкка җибәрелде).

Утырыш барышында Рөстәм Миңнеханов ятим балалар белән адреслы эш темасын күтәрде. Татарстанда якынча 9,5 мең ятим бала һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган бала бар, шуларның 8,5 меңе алмаштыручы гаиләләрдә тәрбияләнә. Ул билгеләп үткәнчә, 1117 бала гына торак урыннарын саклап калган, калганнары тораксыз калган. Бу гаиләне тиешенчә тикшереп тормау турында сөйли, дип саный ТР Президенты. Ул шулай ук ятим балаларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча бурычлары аерым контрольдә тотарга тиешлеген искәртте. Эшкә урнашуда ярдәм итү һәм гаиләгә алга таба да игътибарлы булмый торып, проблеманы хәл итү мөмкин түгел, диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International