Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда 2019 елдан «Мәгариф», «Демография», «Фән» илкүләм проектлары буенча мәгариф инфраструктурасына 40 млрд. сумнан артык акча юнәлдерелгән

2022 елның 19 августы, җомга

Мәгариф системасын үстерү – безнең эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында хәбәр итте.

Утырыш бүген Зеленодольск муниципаль районының М.В. Ломоносов исемендәге 18 күп юнәлешле лицей мәйданчыгында уза.

Август киңәшмәсенең темасы: «Цифрлаштыру чорында тәрбия һәм укыту: традицияләрне саклап, киләчәкне булдырабыз».

Пленар утырыш Рәсми Татарстан сайтында, шулай ук Татарстан Республикасы Хөкүмәте сайтында онлайн режимда трансляцияләнә.

Киңәшмәдә Россия Федерациясе Мәгариф министры урынбасары Татьяна Васильева катнаша.

Республиканың мәгариф һәм фән өлкәсе хезмәткәрләре адресына Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцовтан сәламләү хаты килде.

Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов федераль үзәккә, Россия Президенты Владимир Путинга һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенә ярдәм итүләре һәм үзара хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде. Ул Мәгариф министры Сергей Кравцовка һәм Фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальковка Татарстанда мәгарифне үстерүдә шәхсән катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, «Мәгариф», «Демография», «Фән» илкүләм проектларын гамәлгә ашыру кысаларында республика мәгариф инфраструктурасын сизелерлек яхшырту мөмкинлегенә ия. 2019 елдан бу максатларга 40 млрд. сумнан артык акча юнәлдерелгән, шуларның 10,5 млрд. сумы – Татарстан Республикасы бюджеты акчалары.

Агымдагы елда әлеге илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен якынча 9,5 млрд. сум финанслау каралган, шул исәптән 2,1 млрд. сумы – республика бюджеты акчалары.

Төп доклад белән ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International