НКО проектларын экспертлар караячак

2024 елның 6 августы, сишәмбе

ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева республика комиссиясе утырышын уздырды, анда коммерцияле булмаган оешмаларга бирелгән гаризаларның граждан җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе грантларын бирү турындагы Нигезләмәдә күрсәтелгән шартларга туры килү-килмәвен тикшерү нәтиҗәләре каралды.

2024 елда конкурска ТРның 44 муниципаль берәмлегеннән һәм РФ субъектларының 30 иҗтимагый оешмасыннан 362 коммерцияле булмаган оешма гаризасы теркәлгән. Гаризалар саны буенча Азнакай, Кукмара, Нурлат һәм Чистай муниципаль районнары, шулай ук Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре алда бара. Карау нәтиҗәләре буенча 24 заявка сайлап алу критерийларына туры килми дип кире кагылды. Конкурста катнашучы дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр рәвешендә, иҗтимагый-дәүләт берләшмәсенең структур бүлекчәсе була алмый; дәүләт органы, җирле үзидарә органы яисә гавами-хокукый берәмлек булган гамәлгә куючысы була алмый; «Коммерцияле булмаган оешмалар турында» 1996 елның 12 гыйнварындагы 7-ФЗ номерлы Федераль законда каралган эшчәнлек төрләрен конкурс игълан ителгән көнгә кадәр кимендә бер ел башкарырга кирәк; оешманың салымнар, җыемнар һәм башка мәҗбүри түләүләр буенча вакыты чыккан бурычы булмаска тиеш.

Комиссия шулай ук Конкурсның берләштерелгән Эксперт советы турындагы нигезләмәгә һәм проектларга бәйсез экспертиза үткәрү тәртибе турындагы нигезләмәгә конкурсның исемен ачыклаучы төзәтмәләр кертте: «Гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе грантларын бирү конкурсы».

Моннан тыш, конкурсның берләштерелгән Эксперт советы составы һәм рәисе, конкурс экспертлары расланды. 7 кешедән торган советны (алдагы составта 5 кеше иде) Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы эксперты, «Умай «Идел буе гаилә академиясе»коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Татьяна Леонтьева җитәкләде. Конкурсның 65 эксперты, алар арасында ТР Дәүләт хакимияте органнары, ТР Иҗтимагый палатасы, коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре, фән һәм мәдәният эшлеклеләре коммерцияле булмаган оешмалар проектларын карауга керештеләр.

Конкурс нәтиҗәләре 2024 елның 23 сентябренә кадәр игълан ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International