22 декабрьдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы белән берлектә «Мы вместе - Без бергә» оешмасы оештырган « Онкопациентларның проблема-ихтыяҗлары » темасына түгәрәк өстәл узды.
Түгәрәк өстәлне Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева ачып җибәрде, ул онкология авырулары белән көрәш – социаль сәясәтнең мөһим юнәлешләренең берсе һәм сәламәтлек саклауның мөһим бурычларының берсе булуын билгеләп үтте. Сәламләү сүзе белән шулай ук ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбарәкшин чыгыш ясады.
«Мы вместе - Без бергә» оешмасын оештыручы Ивашкевич Юлия Николаевна оешма эшчәнлеге һәм 2023 елда грант һәм үз проектларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында хисап белән чыгыш ясады.
Очрашуда түгәрәк өстәлдә катнашучылар онкопациентлар өчен социаль ярдәм һәм ташламалар, федераль ташламалыларны дару белән тәэмин итү проблемалары, медицина-социаль экспертиза органнарында инвалидлык алуда яңалыклар, шулай ук Казан шәһәрендә, шулай ук Татарстан Республикасы төбәкләрендә дару белән тәэмин итү проблемаларын хәл итүгә кагылышлы актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Үз докладларын Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертизасы баш бюросының экспертлар составы җитәкчесе Элида Сабирова һәм ТР Иҗтимагый палатасы Сәламәтлек саклау һәм демография комиссиясе рәисе урынбасары, «Волонтер-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк координаторы Анна Мөбәрәкшина тәкъдим итте.
Онкопациентларның дарулар белән тәэмин итү һәм дәвалау процессы турындагы сорауларына Профессор М.З. Сигал исемендәге Республика клиник онкология диспансеры баш табибы Илгиз Һидиятов һәм Профессор М. З. Сигал исемендәге Республика клиник онкология диспансеры клиник — эксперт эше буенча баш табиб урынбасары Елена Мингалимова җавап бирделәр.
Түгәрәк өстәл онкопациентларның мөһим сорауларына җавап алырга мөмкинлек бирде. Җаваплар медицина ярдәменең мөмкинлеген һәм сыйфатын тагын да арттыруга, билгеләнгән дәүләт гарантияләрен үтәүгә, профильле медицина ярдәме, дарулар һәм социаль ярдәм алуга юнәлдерелгән чаралар күрүгә кагылды.
Чарада Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы вәкилләре, «Мы вместе - Без бергә» оешмасының социаль ярдәм бүлекчәләре һәм юнәлешләре җитәкчеләре, «Радуга Добра» мохтаҗларга ярдәм фонды җитәкчесе катнашты.