ТР Иҗтимагый палатасында Татарстан Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар эшчәнлеген иң яхшы яктыртуга республика массакүләм матбугат чаралары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2023 елның 10 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Татарстанның социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалары эшчәнлеген иң яхшы яктыртуга республика массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Татарстанның социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалары эшчәнлеген иң яхшы яктыртуга конкурсны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәме белән «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы үткәрә. Конкурсның гомуми приз фонды 400 мең сум тәшкил итә.

Конкурста җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева һәм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тапшырды.

«Республиканың массакүләм матбугат чаралары игелек, үзара ярдәм һәм үзара хезмәттәшлек атмосферасын саклап, коммерцияле булмаган оешмаларның эшчәнлеген популярлаштыруда зур роль уйный. Сезнең вәзгыятькә объектив бәя һәм кешеләргә һөнәри мәгълүмат бирүегез, битараф булмаган тормыш һәм патриотик позициягез бик мөһим», – дип билгеләп үтте Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева. Аның сүзләренчә, Татарстанның социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалары эшчәнлеге турында сөйләүче журналистлар ярдәмендә коммерцияле булмаган сектор эшенә, волонтерлыкка күбрәк кеше җәлеп ителә.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев билгеләп үткәнчә, хәзер күп кенә кешеләр йөрәк һәм җан кушуы буенча мохтаҗларга ярдәм итә. «Аларның хезмәте турында һәркем белергә тиеш», – дип ассызыклады ул.

«Социаль инициативаларга булышуыгыз өчен рәхмәт. Киләчәктә дә Без Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы белән яхшы хезмәттәшлек итәрбез дип уйлыйм. Хәзер социаль журналистикага бик зур ихтыяҗ бар, бу бик кызыклы һәм кирәкле тема», – дип мөрәҗәгать итте конкурс җиңүчеләренә Айдар Сәлимгәрәев.

2023 елда конкурс җиденче тапкыр уздырылды. Эшләр 2023 елның 28 мартыннан 2023 елның 15 сентябренә кадәр кабул ителде. Конкурска 35 гариза - 94 эш килде.

Эшләрнең тематикасы республиканың күп кенә муниципаль берәмлекләреннән коммерцияле булмаган оешмаларның эшчәнлегенең киң спектрын үз эченә ала. Коммерцияле булмаган оешма үткәргән чаралардан репортажлар да, социаль әһәмиятле проектлар һәм аларның лидерлары турында хикәяләр дә тәкъдим ителде. Әлеге материаллар ярдәмендә журналистлар җәмгыятьтә хәйрия эшчәнлегенә уңай мөнәсәбәт формалаштыра, шулай ук журналистлар эшләрендә гражданлык бердәмлеген ныгыту һәм милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү темасы чагылыш таба.

Конкурс комиссиясе карары буенча дүрт номинациядә 12 җиңүче. «Татарстан Республикасының Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалары эшчәнлеген яктырту буенча иң яхшы телесюжет (яки телетапшыру)» номинациясендә «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте филиалы «Знамя труда» газетасы редакциясе (1 урын), «ТНВ» телекомпаниясе хәбәрчесе Алия Хәйретдинова (2 урын) җинүче булдылар.

«Татарстан Республикасының Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалары эшчәнлеген яктырту буенча иң яхшы радиосюжет (яки радиотапшыру)» номинациясендә беренче ике урынны «Актаныш-информ» акционерлык җәмгыяте филиалыннан Әлфия Мөхәммәтова һәм «Болгар» радиосыннан Люция Шәрәфиева алды.

«Татарстан Республикасының Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалары эшчәнлеген яктырту буенча басма матбугатта иң яхшы басма» номинациясендә Түбән Кама журналисты Ольга Минееваның «Ваша газета» басмасы 1 урын алды. 2 урында «Актаныш-информ» акционерлык җәмгыяте филиалы хәбәрчесе Рузилә Хәсәнова. «Ватаным Татарстан» газетасы корреспонденты Гөлгенә Гыйльманова һәм «Республика Татарстан» редакциясе корреспонденты Элеонора Рылова өченче урыннарда.

«Татарстан Республикасының Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалары эшчәнлеген яктырту буенча  «Интернет» мәгълүмати-телекоммуникацион челтәрендә иң яхшы басма» номинациясендә 1 урын «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы редакциясеннән Равил Мөкмәновка, 2 урын  «Реальное время» интернет –газетасы корреспонденты Инна Бугацовага, 3 урын «Инновацион үсеш һәм технологияләр трансферы үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешма коллективына бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International