Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында 2024 елга Министрлыкның максатларын һәм бурычларын ачык формалаштыру буенча Иҗтимагый совет утырышы узды

2023 елның 27 октябре, җомга

25 октябрьдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында 2024 елга ведомствоның максатларын һәм бурычларын ачык формалаштыру буенча Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды.

Киңәшмә Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстан Республикасы Рәисе департаментының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча иҗтимагый проектлар бүлеге мөдире урынбасары Булат Ширеев катнашында узды. Утырышта түбәндәге экспертлар төркеме катнашты: ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары Розалия Нургалиева, Эльмира Фәтхуллина, Тәбрис Яруллин, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары, республиканың әйдәп баручы массакүләм матбугат чаралары вәкилләре.

Сессия кысаларында Иҗтимагый Совет 2024 елга Министрлык эшенең өстенлекле юнәлешләре буенча эксперт сессияләрендә тәкъдим ителгән тәкъдимнәрне карады. Утырышта катнашучылар тарафыннан 2024 елга Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Иҗтимагый максатлары һәм бурычлары буенча экспертларның 18 тәкъдиме каралды.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында Дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту проекты 2018 елдан гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International