Хакимият белән сөйләшүләр. Эльмира Зарипова социаль яклау өлкәсендә эшләүче коммерцияле булмаган оешмалар белән очрашты

2023 елның 13 октябре, җомга

10 октябрьдә ТР Иҗтимагый палатасының «Хакимият белән сөйләшүләр» проекты кысаларында социаль яклау, ветераннарга ярдәм итү, сәламәтлекләрендә төрле чикләүләр булган кешеләрне тернәкләндерү һәм социализацияләү өлкәсендә эшләүче коммерцияле булмаган оешмалар җитәкчеләре, вәкилләре, социаль хезмәтләр күрсәтүчеләр, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белән очраштылар.

«Республикабызның беренче чираттагы бурычлары – социаль тотрыклылыкны, кешеләрнең иминлеген тәэмин итү, җәмәгатьчелек килешүен ныгыту. Бүген бу бурычлар дәүләтнең һәм коммерцияле булмаган секторның нәтиҗәле партнерлыгы ярдәмендә хәл ителә», - диде очрашуны ачып, Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева.

Социаль хезмәт күрсәтүнең кайбер юнәлешләрендә дәүләтнеке булмаган сектор, технологияләрне үстерү буенча бер адым алда. Дәүләт секторы вәкилләрен коммерцияле булмаган оешмаларда үсеш алган заманча эш алымнары һәм күнекмәләренә өйрәтү өчен әлеге оешмаларга, бу технологияләргә ярдәм итү мөһим дип башлады чыгышын Эльмира Зарипова. Бүгенге көндә формалаштырылган федераль һәм республика дәрәҗәсендәге норматив хокукый база коммерцияле булмаган оешмаларга социаль хезмәтләр белән тулы хокуклы тәэмин итүчеләр булырга һәм аларны күрсәткән өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан компенсация түләүләре алырга мөмкинлек бирә. Республикада моның өчен тиешле шартлар тудырылган: социаль хезмәтләр күрсәтүчеләр реестры формалаштырылган, аларга субсидияләр бирү шартлары һәм механизмнары билгеләнгән, грант һәм башка төр ярдәм күрсәтелә. Бүген ТР социаль хезмәтләр күрсәтүчеләр реестрына 29 дәүләтнеке булмаган оешма кертелгән, алар арасында 20се – өлкәннәргә һәм инвалидларга, 9сы – мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләргә ярдәм күрсәтә. 2015 елдан дәүләтнеке булмаган тәэмин итүчеләр саны 10 тапкырга диярлек артты, ә дәүләтнеке булмаган оешмалар хезмәт күрсәткән гражданнар саны 2022 елга 5 тапкырга артты. Димәк, һәр дүртенче татарстанлы дәүләт гарантияләгән социаль хезмәтләрне коммерцияле булмаган оешмалардан ала.

Коммерцияле булмаган оешмалар да алыштыргысыз ярдәмчеләр булып торалар һәм яңа проектларны гамәлгә ашыруда актив катнашалар. Мәсәлән, «Содействие» социаль ярдәм үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы «Демография» милли проектының «Старшее поколение» Федераль проекты кысаларында «Сиделка» «хезмәте күрсәтү буенча пилот проектын гамәлгә ашыруда катнаша. «Поиск» Балаларга ярдәм итү иҗтимагый оешмасы диагностика һәм консультация үзәге» һәм «Кадрлар менеджменты ассоциациясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы инвалидларга эшкә урнашуда ярдәм күрсәтә. «БлагоДарю» социаль адаптация үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы психик тайпылышлы 8 инвалидка социаль хезмәтләр күрсәтә. Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга турыдан-туры финанс ярдәменнән тыш, шулай ук милек ярдәме дә бирелә. Хәзерге вакытта социаль хезмәтләр күрсәтүчеләр реестрына кертелгән 11 социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга гомуми мәйданы 12 672,1 кв. метр булган бинаны түләүсез файдалануга тапшырган. Бу Идел буе федераль округы субъектлары арасында һәм тулаем ил буенча югары күрсәткеч - дип ассызыклады министр.

Дәүләтнеке булмаган тәэмин итүчеләр эшчәнлегенә ярдәм итү, аларны социаль өлкәдә хезмәт күрсәтүгә җәлеп итү максатыннан даими рәвештә семинарлар, онлайн-киңәшмәләр үткәрелә, очрашуларда аларга социаль хезмәтләр күрсәтү мәсьәләләре буенча аңлатмалар бирелә, хокукый, бухгалтерлык, салым мәсьәләләре, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге законнарны аңлату буенча мәгълүмати-методик ярдәм күрсәтелә, шул исәптән дәүләтнеке булмаган социаль хезмәтләр күрсәтүчеләр өчен мәгълүмат шулай ук министрлыкның ресурс үзәгенең рәсми сайтында урнаштырылган.

Бергә эшләү тәҗрибәсе бер-берсеннән өйрәнергә ярдәм итә. Министр җитәкчесе Адель Заһретдинов булган «Сила в детях» хәйрия фондының тәҗрибәсен билгеләп үтте. Ул, үз чиратында, онлайн режимда гына түгел, ә көндезге форматта да федераль оешмалар белән тәҗрибә уртаклашырга тәкъдим итте, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр, кайда гына яшәсәләр дә, иң заманча тернәкләндерү технологияләрен алу мөмкинлегенә ия булсыннар өчен.

Инвалидлар өчен тернәкләндерү чаралары алу, психик тайпылышлары булган кешеләрне укыту, инвалидлар өчен ишегалларында парковка мәсьәләләре һәм башка күп кенә мәсьәләләр министр белән очрашуда коммерцияле булмаган оешма вәкилләре тарафыннан күтәрелгән. Аларның күбесенә җаваплар шунда ук алынган, икенчеләре эшкә алынган.

«Звезда» хәйрия фонды директоры Гөлнара Данильченко ата-аналар һәм үсеш үзенчәлекләре бозылган балалар өчен булачак чара турында сөйләде. «Изумрудный город» тернәкләндерү үзәге директорының урынбасары Наталья Клинцова министрдан республикада социаль хезмәтләр алуга электрон сертификатлар кертү планлаштырылмыймы дип сорады. «Инклюзивная среда» коммерцияле булмаган автоном оешмасы җитәкчесе Азат Хаҗиев, җитәкчесе Яр Чаллы шәһәрендә инвалидлар өчен парковка урыны алу тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул шулай ук Министрлык белән хезмәттәшлекне җайга салырга теләгән проектлар турында сөйләде. «Күп балалы гаиләләр» төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Артем Кузнецов министрлыкка коммерцияле булмаган оешмалар өчен укыту семинары оештыру тәкъдиме белән чыгыш ясады.

- Кызык, файдалы, беренче кулдан алынган мәгълүмат, - очрашуда катнашучылар, коммерцияле булмаган оешмалар ягыннан да, Министрлык вәкилләре дә тәэсирләре белән уртаклаштылар. Димәк, социаль хезмәтләр сыйфатлы һәм кешеләр мәнфәгатьләрендә үссен өчен, хакимият органнары һәм коммерцияле булмаган секторның диалогы һәм уртак эше дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International