29 августта Бөтенроссия инвалид балалар ата-аналары оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге «Татарстан-Яңа гасыр» төбәк иҗтимагый хәрәкәтенең Казан территориаль бүлеге ярдәме белән «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе кысаларында тантаналы чара үткәрде, ул Советлар Союзы Герое М.П. Девятаев исемендәге диңгез һәм елга флоты институтының актлар залында узды.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбарәкшин, «Татарстан-Яңа гасыр» төбәк хәрәкәте Югары Советы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова сәламләү сүзләрен җиткерделәр һәм сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар адресына иң яхшы теләкләрен юлладылар.
Бөтенроссия инвалид балалар ата-аналары оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге рәисе, «Сила в детях» хәйрия фонды гамәлгә куючысы Адель Заһретдинов кайгыртуы аркасында сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларга мәктәпкә канцелярия товарлары җыелмалары алынды. Әлеге акция бер үк вакытта Лениногорск, Түбән Кама, Чистай шәһәрләрендә уза. 100дән артык инвалид бала мәктәпкә керер алдыннан ярдәм алды.
Чара программасында шулай ук аниматорлар, клоуннар һәм сабын пузырьләре шоулары бар иде.
Бөтенроссия инвалид балалар ата-аналары оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге Елга һәм диңгез флоты институты директоры И.Р. Саләховка, «Татарстан-Яңа гасыр» төбәк иҗтимагый хәрәкәтенең Казан бүлекчәсе рәисе Ф. Ш. Әюповка һәм бәйрәмне алып баручы А. Пименовка бәйрәмне оештыруда ярдәм иткәне өчен зур рәхмәт белдерә.