ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Әлфия Вәлиевага дәүләт бүләге тапшырылды

2023 елның 12 июне, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә иң алдынгы татарстанлыларга дәүләт бүләкләре тапшырды. Чара Россия көнен бәйрәм итүгә багышланды.

Бүләкләнүчеләрне сәламләп, Рөстәм Миңнеханов бу истәлекле көнне без күренекле татарстанлыларны – төрле буын һәм төрле һөнәр вәкилләрен горурлык белән хөрмәтлибез, диде. "Сезнең һәрберегезгә туган республика файдасына нәтиҗәле хезмәтегез һәм илебез үсешенә лаеклы өлеш керткәнегез өчен рәхмәт белдерәсем килә, – диде ул. – Бүген Татарстан Россия Федерациясенең терәк субъектларының берсе, төбәк күп күрсәткечләр буенча алда бара. Бу, ил Президенты Владимир Владимирович Путин һәм Михаил Владимирович Мишустин җитәкчелегендәге федераль Хөкүмәт ярдәме булмаса, мөмкин булмас иде.

Татарстан Рәисе җәмәгать эшлеклеләренә, аерым алганда, Владимир Владимирович Вавиловка аерым рәхмәт белдерде, ул бүген дә бүләкләнүчеләр арасында. Күпчелек җәмәгатьчелекнең актив булуы сәбәпле бүген безнең җәмгыять яхшы якка үзгәрә, үзара ярдәм һәм волонтерлык мәдәнияте үсә.

Социаль мәсьәләләр, хәйриячелек һәм коммерцияле булмаган секторны үстерү комиссиясе рәисе Әлфия Вәлиевага «Фидакарь хезмәт өчен» медале тапшырылды.

Чыгыш ахырында Рөстәм Миңнеханов барысына да нык сәламәтлек, бәхет һәм яңа казанышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International