Казанда Бөек Ватан сугышы ветераны Алексей Комлевка «Хәтер уты» тапшырылды. Акциядә шәһәрнең һәр ветераны катнашачак — Мәскәүдә Билгесез солдат кабереннән ут кисәкчәләре аларга 8 майда «Өй янында парад» акциясе вакытында тапшырылачак.
6 майда чара Җиңү паркының мемориаль комплексы янында узды. Анда Татарстан халыклары ассамблеясының милли-мәдәни берләшмәләре җитәкчеләре, яшьләр хәрәкәтләре һәм иҗтимагый оешмалар активистлары, Казанның уку йортлары студентлары катнашты. Яшь буын төрле телләрдә Бөек Ватан сугышына багышланган шигырьләр белән чыгыш ясады.
Тантанада Татарстан Республикасы вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары Тимур Кадыйров, Ирина Александровская һәм башка хөрмәтле кунаклар катнашты.
Акция ахырында катнашучылар һәлак булган сугышчыларны хөрмәтләп, мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.