«Аталар берлеге» командасыннан (https://protiv-travli.online) федераль антибуллинг проекты әнә шулай дип атала. Россиянең 10 төбәгендә, шул исәптән Татарстанны да кертеп, ир-атлар белән квестлар, лекцияләр, интерактив «дәресләр» узачак. Бурыч – аталар, комьюнити әтиләр көче белән буллингны профилактикалауның тулы бер системасын булдыру, балаларны эзәрлекләүне булдырмый калу. Укудан соң һәр төбәктән өчәр папа «Аталар берлеге» антибуллинг комиссиясенә керәчәк һәм мәктәптә эзәрлекләү очракларын караячак.
Пилот проекты буларак 2020 елда Краснодарда старт алган, ә хәзер географияне киңәйтә. Проектның экспертлары белән әтиләр очрашуы узган беренче шәһәре Төмән булды. Декабрь башында ул Архангельскта узачак. Программада катнашучы төбәкләр арасында шулай ук Брянск, Вологда, Калининград, Түбән Новгород, Омск, Чиләбе өлкәләре, Татарстан Республикасы, Севастополь дә бар.
«Әтиләр эзәрлекләүгә каршы» проектында катнашу өчен гариза тутырырга кирәк (https://vk.com/protiv.travli?w=app6013442_-214001488#form_id=1).