13 май көнне Казан шәһәре Мәскәү районының 34 нче татар-рус урта мәктәбе укучылары өчен «Халыклар дуслыгы» темасына багышланган викторина узды. Чара Татарстан Республикасының «Кадрлар резервы» проекты кысаларында «Татарстан Республикасы Десантчылар берлеге» Тимур Габетдинов ярдәме белән оештырылды. Чарада иҗтимагый-сәяси эшлекле, «Боевое братство» («Сугышчан туганлык»), «ТР Аталәр берлеге» вәкиле, ТР Террорчылыкка каршы комиссиясенең мәгълүмати-агарту төркеме, «Чистые сердца» хәйрия фонды әгъзасы Максим Конов чакырылган иде.