13 май көнне Башкортстан Республикасының Октябрьский шәһәрендә Татарстанның көньяк-көнчыгышында яшәүчеләр өчен беренче, үзенчәлекле вакыйга булды. «Сәламәт яшә» автоном коммерцияле булмаган оешмасы Октябрьский шәһәре җитәкчелеге белән берлектә һәм РФ Президенты гранты ярдәмендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында Хезмәткә һәм оборонага әзер нормативларны кабул итү һәм тапшыру оештырдылар. Әлеге чарада 80нән артык кеше, ике республикадан биш коммерцияле булмаган һәм дәүләт социаль учреждениесеннән командалар катнашты.
Баулы шәһәреннән «МИН БУЛДЫРАМ» командасы төрле яшьтәге тугыз катнашучы (10 яшьтән алып 65 яшькә кадәр) тәкъдим итте. 1.5 ай дәвамында команда нормативларны тапшыруга актив әзерләнде һәм барысын да башкарып чыкты.
Программаны үтәү өчен тәкъдим ителгән унбиш нормативның бишесен үтәргә кирәк иде:
Әлеге юнәлешне киләчәктә «МИН БУЛДЫРАМ» Ильясов үзәгендә актив үстерү планлаштырыла.