Үзенчәлекле балалар тәрбияләүче әниләр өчен йогларның борынгы практикалары

2022 елның 20 апреле, чәршәмбе

«Без янәшә», - һәрберсенә кирәк булган ярдәм сүзләре, әмма аларны аеруча үзенчәлекле балалар тәрбияләүче әниләргә ишетү мөһим. Менә инде бер ел «БАРС» волонтерлар үзәге хезмәткәрләре Түбән Камада Президент грантлары фонды ярдәме белән гормышка ашырылган проект кысаларында әти-әниләргә ярдәм итә.

Борынгы йоглар практикасы: кадаклар, пыяла һәм пычаклар буенча йөрү, шулай итеп, ата-аналар стрессны төшерделәр һәм шәхеснең проблемалы зоналарын торгыздылар. Белгеч һәм психолог Татьяна Мөхәммәтдинова бу практикада сигез елдан артык эшли, даими рәвештә хатын-кызларга стресстан котылырга ярдәм итә, шул рәвешле алар организмның резервларын торгызалар.

«Бала белән көн саен аралашу психик һәм физик көчләрнең тулысынча ярлылануына кадәр китерә», - ди үзенчәлекле бала әнисе Юля Ибраһимова.

Кадакларда йөрү методы йогада кулланыла һәм эшкә сәләтнең югары дәрәҗәсен торгызырга ярдәм итә, организмның тонусын арттыра, кан әйләнешен яхшырта, стрессны бетергәндә һәм йокыны әйбәтләндерүдә файдалы.

«Пыялада йөрү - куркуны җиңү ысулларының берсе, бу үз чикләүләре, куркулар һәм ышанычсызлык кысаларыннан чыгу өчен менә дигән ысул, ә даими практикада сәламәтләндерүгә юл да әле. Әлеге методика шәхеснең барлык проблемалы зоналарын: гаиләдәге мөнәсәбәтләрне, эштә уңышны, үзара мөнәсәбәтләрне, әйләнә-тирә дөнья белән гармониягә ия булуны торгызырга ярдәм итә», - диде Татьяна Мөхәммәтдинова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International