Татарстан Республикасы ветераннары берлегенең ветераннар комитетында «Батырлык» («Доблесть») орденнары белән бүләкләү тантанасы узды

2022 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

30 мартта Татарстан Республикасы ветераннары берлеге ветераннар комитетында «Россия Ветераннар союзы»ның «Батырлык» («Доблесть») орденнары белән подполковник Гайсин Ренат Равил улын һәм прапорщик Сәлахетдинов Данис Наил улын, үлгәннән соң, Украинада хәрби махсус операция уздыру барышында күрсәткән батырлык өчен бүләкләү тантанасы булды.

Армия генералы Моисеев М.А. исеменнән һәлак булган хәрбиләрнең хатыннарына һәм балаларына орденнар, хәтер сертификатлары, чәчәкләр һәм бүләкләрне Татарстан Республикасы ветераннар берлеге рәисе генерал-майор Бородин А.И. тапшырды.

Тантанада һәлак булганнарның туганнары, Татарстан Республикасы ДОСААФ идарәсе рәисе Старостин С.П., Татарстан Республикасы ветераннары берлеге координация советы рәисе Юлашев А.Г. , Татарстан Республикасы ветераннары берлеге рәисе урынбасары Поляков А. Д. булдылар, алар кайгы уртаклашу сүзләре белән чыгыш ясадылар, шулай ук район комитетлары, сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары секцияләре рәисләре, хәрби частьнең хәрби хезмәткәрләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International