16 мартта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитетының һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетының уртак утырышы узды. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасыннан рәис урынбасары Мөнир Гафиятуллин катнашты.
Утырышның көн тәртибендә «Татарстан Республикасы территориясендә региональ инвестиция проектларын гамәлгә ашырганда салым салуның аерым мәсьәләләрен җайга салу турында» 279-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты буенча фикер алышу мәсьәләсе булды.
Тәкъдим ителә торган Татарстан Республикасы законы проекты Татарстан Республикасы территориясендә региональ инвестиция проектларын гамәлгә ашырганда салым салуның аерым мәсьәләләрен җайга салуны күз алдында тота.
Татарстан Республикасы территориясендә гамәлгә ашырыла торган региональ инвестиция проектларына өстәмә таләп, оешманы региональ инвестиция проектларында катнашучылар реестрына кертү турында яисә оешманы реестрга кертүдән баш тарту турында карар кабул итү тәртибе, региональ инвестиция проектында катнашучы статусын туктатуга бәйле булмаган реестрга үзгәрешләр кертү турында карар кабул итү тәртибе һәм шартлары билгеләнә.
Закон проекты тарафыннан оешмалар табышына салым буенча киметелгән салым ставкасын «Электр энергиясе һәм куәтенең күпләп сату базары эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында» 2010 елның 27 декабрендәге 1172 номерлы карары нигезендә үткәрелгән конкурс нәтиҗәләре буенча сайлап алынган җитештерү һәм куллану калдыкларыннан файдалану нигезендә функцияләүче генерация объектларын төзү (реконструкцияләү, модернизацияләү) буенча региональ инвестиция проектларында катнашучылар өчен 10 процент күләмендә билгеләү карала.
Закон проекты Татарстан Республикасына инвесторлар җәлеп итүне стимуллаштыруга юнәлтелгән.
Икенче мәсьәлә Татарстан Республикасы «Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына карата өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында» Татарстан Республикасы Законының 2 маддәсендәге 1 пунктының үз көчен югалтуын тану хакында» законы проектын карау булды.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында төнлә 22:00 дән 10:00 гә кадәр алкоголь продукциясен сатуны чикләү гамәлдә. Федераль дәрәҗәдә мондый чикләү 23:00 дән 8:00 гә кадәр билгеләнгән.
Мондый үсеш чик буе сәүдә нокталарында сатуга йогынты ясый, чөнки федераль параметрлар Татарстан Республикасы белән чиктәш кайбер регионнарда (Башкортостан Республикасы, Чувашия Республикасы, Киров өлкәсе, Самара өлкәсе) эшли.
Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасында алкоголь продукциясен сату вакытын гомумфедераль чикләү белән синхронлаштырырга тәкъдим ителә, ягъни 23:00 дән 8:00 гә кадәр.