2022 елның 16 мартында 10:00дән 14:00гә кадәр «Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә иҗтимагый контроль төбәк үзәге» ассоциациясе халыкны торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча кабул итәчәк, «Ачык ишекләр көне» уздырачак. Әлеге очрашу ел саен Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне алдыннан уздырыла.
Кабул итүне түбәндәгеләр алып барачак:
- Дмитрий Романов - «Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә иҗтимагый контроль төбәк үзәге» ассоциациясе башкарма директоры, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы;
- Зоя Куклина - «Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә иҗтимагый контроль төбәк үзәге» ассоциациясе юристы;
- Любовь Лапаева - «Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә иҗтимагый контроль төбәк үзәге» ассоциациясе торак мәсьәләләре буенча белгече;
- Татьяна Емельянова - «Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә иҗтимагый контроль төбәк үзәге» ассоциациясе торак-коммуналь мәсьәләләр буенча белгече;
- Гарипова Наилә - «Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә иҗтимагый контроль төбәк үзәге» ассоциациясе торак-коммуналь мәсьәләләр буенча белгече.