Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге президиумы утырышы булды

2022 елның 4 марты, җомга

2022 елның 2 мартында Татарстан Республикасы ветераннар берлеге  президиумы утырышы булды:

1) Ветераннар комитеты Президиумы әгъзаларының 2021 ел эш нәтиҗәләре, ветераннар активының Бөек Җиңүнең 77 еллыгына әзерлеге, Украинада махсус хәрби операция уздыру сәбәпләрен аңлату бурычлары.

2) «Морское собрание» ветераннары иҗтимагый оешмасының 2021 елдагы эше.

3) «Сильная Россия» («Көчле Россия») Бөтенроссия хәрәкәте Татарстан Республикасы бүлеге һәм «Полевая почта ГЕРАТ» («ГЕРАТ кыр почтасы») Бөтенроссия патриотик иҗтимагый оешмасын Татарстан Республикасы ветераннары берлегенә кабул итү турында.

4) Ветераннарга 2022 елда туган көннәр, юбилейлар уңаеннан, ритуаль хезмәт күрсәтүләргә, хуҗалык ихтыяҗлары өчен түләүләр,  ветераннарга матди ярдәм күрсәтү турында

5) Ветераннар комитеты Президиумының Украинадагы махсус хәрби операция белән бәйле мөрәҗәгате.

Президиум эшендә Татарстан Республикасы Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының иҗтимагый оешмалар белән эшләү буенча бүлек мөдире Рубинская Тамара Александровна, Президиум әгъзалары, Президиумның мактаулы әгъзалары, район комитетлары рәисләре, Казан шәһәре районнарының сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары секцияләре, иҗтимагый комиссия, ассоциация оешмалары рәисләре катнашты.

Президиум Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге Ветераннар комитеты рәисе генерал-майор Бородин Александр Ильичның, Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары А.Д. Поляковның көн тәртибе буенча мәгълүматларын һәм докладларын тыңлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International