Казан шәһәренең 43 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган батырлык дәресе узды.
Укучылар алдында Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге рәисе генерал-майор Бородин А.И, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы, Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге рәисе урынбасары А.Д. Поляков чыгыш ясады, алар Совет сугышчыларының Бөек Ватан сугышы елларында, Әфганстан Республикасы, шулай ук Сүрия Гарәп Республикасы территориясендә күрсәткән батырлык һәм каһарманлыклары турында сөйләделәр.
Укучыларны «Юнармия» Бөтенроссия хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте сафларына кабул итү тантанасы үткәрелде.
Яшь армиячеләр үз Ватанына тугрылыклы булырга, өлкән буын хәрби һәм хезмәт традицияләренә иярергә ант иттеләр.
Яшь патриотлар ветераннар кулыннан таныклык, билгеләр алды.