ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Радий Зарипов Казан шәһәренең Вахитов районының 41 нче урта мәктәбендә укучы һәм кадетларны яшь армиячеләргә багышлау тантанасында катнашты

2022 елның 26 феврале, шимбә

18 февральдә Ватанны саклаучылар көне алдыннан Татарстан Республикасында яшь армияче хәрәкәтенең штаб начальнигы генерал-майор А.И. Бородин катнашында Казан шәһәренең Вахитов районы 41 нче урта мәктәбе укучылары һәм кадетларын  яшь армиячеләргә багышлау тантанасы булды.

Тантаналы чараны оештыруда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, 1 нче ранг капитаны Радий Зарипов катнашты.

Чарада республиканың ветераннар оешмалары: Татарстандагы Россия ветераннары берлеге, Татарстанда Россия десантчылары берлеге, Татарстан Республикасының Диңгез пехотасы ветераннарының төбәк бүлеге «Тайфун» диңгез пехотасы, Татарстан Республикасының Диңгез җыены вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International