Татарстан Республикасының Иҗтимагый күзәтү комиссиясе рәисе урынбасары Илнур Сатдинов гражданнарны кабул итте.
Мөрәҗәгать итүчеләрнең барысы да - якыннары һәм туганнары иректән мәхрүм итү урыннарында җәза үти торган гражданнар.
Безнең төбәктән читтә җәза үтәүче хөкем ителгәннәрнең мәнфәгатьләрен яклап, консультацияләр алу һәм ярдәм сорау буенча мөрәҗәгать итүче гражданнар саны арта бара, бу гражданнарның иҗтимагый оешмаларга ачык булуы хакында сөйли.