Кадерле дуслар!
Сезне чын күңелдән Россия көне белән котлыйм!
Бу көн дәүләтебезнең куәтен һәм үзенчәлеген чагылдыра.
Күп буыннарның хезмәт һәм сугышчан батырлыгы, бай тарихи-мәдәни мирасы, рухи-әхлакый кыйммәтләре һәм күпмилләтле халыкның бердәмлеге иртәгесе көнгә ышаныч уята. Без хаклы рәвештә Татарстанның илебезнең куәтен ныгытуга һәм тышкы таләпләр шартларында аның мөстәкыйльлеген яклауга олы өлеш кертүе белән горурланабыз.
Сезгә чын күңелдән Ватан иминлеге өчен эшчәнлегегездә уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе А.М. Терентьев