Башкортстан һәм Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзалары эшлекле очрашу уздырдылар

2022 елның 14 гыйнвары, җомга

14 гыйнварда Уфада Башкортстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Станислав Шмульсон һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Евгений Гибин эшлекле очрашу уздырдылар

Фикер алышу  өчен темалар түбәндәгеләр булды:

- Татарстанда һәм Башкортстанда пандемия чорында торак хуҗалыгын һәм эшкуарлыкны үстерү,

- эш өлкәләрендә кадрлар кытлыгы проблемасы - юл хуҗалыгы, ТКХ, Башкортостанда «WorldSkills Russia» VII Ачык Региональ чемпионатын уздыру - һөнәри компетенцияләрне үстерүгә, югары квалификацияле кадрларның абруен күтәрүгә ярдәм итә торган чара.

- гражданнар һәм эшкуарлар мөрәҗәгатенә вакытында җавап биргән өчен башкарма органнарның җаваплылыгы,

- Башкортстан Республикасының һәм Татарстан Республикасының чиктәш районнарында этник культураларны саклап калу, мәдәни мирасны һәм үзенчәлекләрне саклау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International