«Вера» Наркотикларга бәйле кешеләрнең туганнарының иҗтимагый оешмасы «Наркотикларга һәм психоактив матдәләргә бәйлелеге булган хөкем ителгәннәрне тернәкләндерү» проектын гамәлгә ашыра

2022 елның 13 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2020 нче елның 1 июленнән «Вера» Наркотикларга бәйле кешеләрнең туганнарының иҗтимагый оешмасы тарафыннан «Наркотикларга һәм психоактив матдәләргә бәйлелеге булган хөкем ителгәннәрне тернәкләндерү» проекты гамәлгә ашырыла. Бу проект Россия ҖҮФХИ ФКУ 2 нче номерлы ТК адаптация отряды базасында җәза үтәү чорында сәламәтлеккә һәм ресоциализациягә тигез хокуклар бирү максатыннан чыгып, президент грантлары фонды акчасына эшләнә.

Программаны гамәлгә ашыру вакытында тернәкләндерү отрядында:

- 512 дән артык кече психотерапевтик төркем

- 192 дән артык лекция,

- 64тән артык тренинг,

- 768 индивидуаль консультация үткәрелде.

2021 елның 31 декабренә Аноним Наркоманнарның 64 төркеме уздырылган (Хөкем ителүчеләрне тулы ресоциализацияләү өчен Аноним Наркоманнар (AН) бергәлеге белән хезмәттәшлек җайга салынган (атна саен уздырыла).

12 хөкем ителүчегә карата аларның ремиссиядә булуын ышаныч белән расларга мөмкин, тернәкләндерү процессында алынган белем, осталык һәм күнекмәләрне файдаланып, алар социумга уңышлы интеграцияләнүләрен дәвам итәләр, барысы белән дә даими элемтәдә торалар.

Проектның партнёрлары:

- Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы

- «ДОВЕРИЕ» Психологик үзәге

- ТР «Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика наркология диспансеры»  ДАССУ

- Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты

- Татарстан Республикасы буенча Россия ҖҮФХИ

- «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы 

- «СПИД һәм йогышлы авырулар белән профилактика һәм көрәш буенча республика үзәге» ДАССУ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International