ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2021 ел
сишәмбе

16-17 января 2021 состоялся Зимний выездной Республиканский семинар «Школа лидера: родительский компас» в рамках проекта "Дорогой созидателей: поддержка лидеров гражданских инициатив в системе взаимодействия родительской общественности и школы", направленного на обучение членов Республиканского Совета родителей при Министерстве образования и науки РТ технологии проведения встреч с применением модерации групповых процессов в системе взаимодействия родительской общественности и школы. В семинаре приняли участие представители Республиканского Совета родителей при Министерстве образования и науки РТ из 18 районов Татарстана.

Председатель Общественной палаты РТ Валеева Зиля Рахимьяновна приняла участие в заседании коллегии Министерства юстиции Республики Татарстан.


18
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Вәлиева Зилә Рәхимҗан кызы Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошин катнашында, «2020 елда Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар турында» Тарифлар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты коллегиясе утырышында катнашты.

14 гыйнвар көнне 2021 елда Россия Федерациясе Президенты грантларын алуга беренче конкурс нәтиҗәләре игълан ителде.


15
гыйнвар, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының социаль сәясәт һәм хәйрия мәсьәләләре комиссиясе рәисе Максимова Маргарита Николаевна һәм комиссия әгъзасы Кузнецов Артем Викторович Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнаштылар.

«Татарстан Республикасы ТКХ сферасында иҗтимагый контроль региональ үзәге» коммерцияле булмаган партнерлыгы күпфатирлы йортларның милекчеләре һәм советлары өчен торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча бушлай укыту курслары башлап җибәрә.


14
гыйнвар, 2021 ел
пәнҗешәмбе

"Игелекле эшләр көне" хәйрия фондының юридик хезмәте үз эшен дәвам итә. Биредә ай саен төрле юнәлешләр буенча юристлардан консультация алырга мөмкин.


13
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе

Яңа ел-искиткеч бәйрәм! Шатлык һәм бүләкләр, могҗизалар һәм тылсымнар вакыты!
11 гыйнвар көнне саф һавада, урманда «Трехгорка» чаңгы базасында Баулы районының үсеш үзенчәлекләре һәм мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләгән аналарның «Благо» җирле иҗтимагый оешмасының 74 үзенчәлекле баласы һәм ата-анасы өчен әкияти бәйрәм узды. Бәйрәмнең төп кунаклары - Кыш Бабай, Кар Кызын кар чаналарында урман ярдәмчеләре алып килде.


12
гыйнвар, 2021 ел
сишәмбе

«Хатын-кызлар аралашу клубы» проекты кысаларында, Наталья Ипполитова белән берлектә фонд хатын-кызлар өчен чаралар оештыра. 16 гыйнварда узган очрашуда катнашучылар «Теләкләр картасы» өстендә эшләүне дәвам итәчәкләр һәм үз хыялларын күз алдына китерергә өйрәнәчәкләр.


11
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

9 гыйнварда ТР Иҗтимагый палатасының иҗтимагый контроль буенча комиссиясе рәисе Артур Мостаев ТР Муниципаль берәмлекләре арасында үткәрелгән республика конкурсы кысаларында иң яхшы Яңа ел бәйрәменә һәм бәйрәм бизәлешенә бәя бирү өчен республиканың Кукмара, Балтач, Арча, Әтнә муниципаль районнарында булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International