ТР ТКХ өлкәсендә иҗтимагый контроль үзәгендә уку өчен язылу ачылды

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

«Татарстан Республикасы ТКХ сферасында иҗтимагый контроль региональ үзәге» коммерцияле булмаган партнерлыгы күпфатирлы йортларның милекчеләре һәм советлары өчен торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча бушлай укыту курслары башлап җибәрә.

Курсларның төп темалары:

1. 2021 елда законнарның үзгәрүе.

2. Күпфатирлы йорт белән идарә итү.

3. КФЙда гомуми милек.

4. ТКХ өчен тарифлар.

5. Торак милекчеләре җыелышы

6. КФЙга капиталь һәм агымдагы ремонт.

7. КФЙда энергияне саклау.

8. ТКХ өлкәсендә кулланучылар хокукларын яклау.

Курсларга язылу 8 (843) 236-29-97 телефоны буенча яки электрон почта аша башкарыла: obcontrolrt@mail.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International