ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Вәлиева Зилә Рәхимҗан кызы Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясе утырышында катнашты.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 2020 елдагы эшенә юстиция министры Рөстәм Заһидуллин йомгак ясады.
Утырышта 2020 елда республиканың җәмәгать судьялары эшчәнлеге турындагы доклад белән ТР Судьялар советы рәисе Роман Гафаров, шулай ук ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин чыгыш ясады.
Эпидемиягә каршы куркынычсызлык чараларын үтәүне тәэмин итү максатларында, коллегия утырышы өлешчә онлайн режимда узды. Республика Азнакай районы җирле үзидарә органнарының һәм Юстиция министрлыгының җирле үзидарә турындагы законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча үзара хезмәттәшлеге турында Роза Галеева видео-конференц-элемтә режимында сөйләде.
Утырыш ахырында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин чыгыш ясады, ул 2020 ел нәтиҗәләре буенча Министрлык эшенә уңай бәя бирде.