ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәмендә Хезмәтне саклау буенча төбәкара ассоциация 2008 елдан башлап ел саен «Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч» республика конкурсын үткәрә.

Һәр сишәмбе көнне үзәк белгечләре, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтчелек комиссиясе белгечләре, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы белгечләре белән берлектә, Казан, Сигезенче март, 18б, 1 кат адресы буенча урнашкан КБО Йортында юридик мәсьәләләр буенча хөкем ителгәннәрнең туганнарын кабул итәләр.

«Игелекле эшләр көне» фондында ай саен “Туган йөрәкләр” тәрбиягә бала алучы ата-аналар клубы очрашулары уза, алар Казандагы гаиләләрне берләштерә. Проектның максаты - шундый җаваплы адымга әзерләнүче тәрбиягә алган гаиләләргә һәм ата-аналарга ярдәм итү, шәхси тәҗрибә алмашу һәм төрле юнәлешләр буенча экспертлар җәлеп итеп, актуаль мәсьәләләрне өйрәнү.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Вәлиева Зилә Рәхимҗан кызы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе коллегиясенең йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты. Шулай ук утырышта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең иҗтимагый советы әгъзалары да катнашты.

21 гыйнварда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Гафиятуллин Мөнир Минхәйдәр улы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары Закиров Ирек Мөнир улы һәм Романов Дмитрий Сергеевич Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының йомгаклау коллегиясе эшендә катнаштылар. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ төзелеш һәм торак – коммуналь хуҗалык министры урынбасары Никита Стасишин, "ТКХ реформалауга ярдәм фонды" ДК директоры Константин Цицин катнашты.


20
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе

Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының мәктәпкәчә, мәктәп, урта һөнәри белем бирү һәм агарту эшчәнлеген үстерү комиссиясе хәбәр итүенчә, 2020 елның 25 ноябреннән 2021 елның 29 гыйнварына кадәр Лев Выготский исемендәге V Бөтенроссия конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә. Әлеге Конкурс мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә иң яхшы педагогик тәҗрибәләрне эзләүгә,таратуга  һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Вәлиева Зилә Рәхимҗан кызы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында 2020 елда Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт органнары һәм учреждениеләре эшчәнлеге нәтиҗәләренә һәм 2021 елга куелган бурычларга багышланган коллегиядә катнашты.

"Комсомольская Правда" сайтта һәм газета битләрендә даими "Игелек территориясе" рубрикасын эшләтеп җибәрде.


19
гыйнвар, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Мәгариф һәм фән буенча комиссиясе рәисе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Асия Тимирясова Актаныш муниципаль районында булды. Район башлыгы Энгель Фәттахов һәм мәгариф оешмалары педагоглары белән очрашу барышында ул белем бирү оешмалары эшчәнлеге нәтиҗәләре, стратегик проектларны гамәлгә ашыру, педагогларның максатчан әзерлеге һәм һөнәри үсеше системасы белән танышты, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына планнар турында фикер алышты.

Россиядә яңа ел бәйрәмнәре һәм каникуллар тәмамланса да, кайбер илләрдә балалар һәм өлкәннәр аңа әзерләнә генә һәм Яңа ел тылсымын көтә. Елның төп төнен төрле илләрдә ничек билгеләп үтәләр? Төрле континентларда яшәүче кешеләр нинди гореф-гадәтләрне саклый? 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International