Баулы районының мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче аналарның "Благо" җирле иҗтимагый оешмасы "Чудесариум" оештырды

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

Яңа ел-искиткеч бәйрәм! Шатлык һәм бүләкләр, могҗизалар һәм тылсымнар вакыты!
11 гыйнвар көнне саф һавада, урманда «Трехгорка» чаңгы базасында Баулы районының үсеш үзенчәлекләре һәм мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләгән аналарның «Благо» җирле иҗтимагый оешмасының 74 үзенчәлекле баласы һәм ата-анасы өчен әкияти бәйрәм узды. Бәйрәмнең төп кунаклары - Кыш Бабай, Кар Кызын кар чаналарында урман ярдәмчеләре алып килде.

Балалар алдан ук шигырьләр өйрәнделәр, Яңа ел җырларын кабатладылар. Кыш Бабай һәм Кар кызы чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән уйнадылар, балалар һәм ата-аналар өчен төрле сынаулар оештырдылар. Бу - кар көртләре, могҗизалы-дартс, баулыча могҗизалы-керлинг, могҗизалы-хоккей, могҗизалы кар чаналарында шуу бәйгеләре. Ә бәйрәм ахырында барлык катнашучыларны кайнар пылау, самса, торт һәм кайнар чәй белән могҗизалы өстәл көтә иде.

Җирле «Благо» иҗтимагый оешмасы район Советы, башкарма комитеты һәм Иҗтимагый совет инициативасы белән кышын мондый зур, кызыклы бәйрәм үткәрүгә беренче беренче тапкыр алынды.

«Благо» җирле иҗтимагый оешмасы балалары һәм әти-әниләре Баулы муниципаль районы башлыгы Р. Х.Гатиятуллинга, чын тылсымчы -якташыбыз И.Н. Габдрахмановка, Баулы муниципаль районының спорт һәм физик культура бүлеге, мәдәният волонтерларына, Р. Сәитов җитәкчелегендәге вокал төркеменә, М.Җәлил исемендәге мәдәният йорты җитәкчелегенә, "Яшьләр доньясы" яшьләр үзәге белгечләренә, "Көнчыгыш кухня" - Тургунбаева Әлфия Абыджан кызына ихлас күңелдән рәхмәт белдерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International