"Игелекле эшләр көне" фондында юристларның түләүсез консультациясенә язылу ачылды

2021 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

"Игелекле эшләр көне" хәйрия фондының юридик хезмәте үз эшен дәвам итә. Биредә ай саен төрле юнәлешләр буенча юристлардан консультация алырга мөмкин.

Гыйнвар аенда юристларның эш расписаниесе:

Атна саен пәнҗешәмбе 10.00-12.00 гомуми мәсьәләләр буенча юрист консультациясе. Аны унбер елдан артык тәҗрибәсе булган белгеч Илдар Кыямов үткәрә. Ул «Игелекле эшләр көне» фонды карамагындагыларга инде 2013 елдан бирле ярдәм итә.
20 гыйнварда 10.00-12.00 - торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча Татарстанның ТКХ сферасында иҗтимагый контроль буенча региональ үзәге белгечләреннән кабул итү. Үзәк республика халкына торак законнары мәсьәләләре буенча консультация бирә, дәгъва гаризалары төзүдә ярдәм итә, судларда мәнфәгатьләр тәкъдим итә, «Грамоталы кулланучы мәктәбе» программасы кысаларында укыту семинарлары үткәрә. 

27 гыйнвар 10.00-12.00. - Росреестр һәм ТР Кадастр палатасыннан милек мәсьәләләре буенча консультация. Юристлар күчемсез милекне рәсмиләштерү, сату-алу, бүләк итү һәм башка сораулар белән ярдәм итәчәкләр. 

29 гыйнвар 10.00-12.00. - Гаилә мәсьәләләре буенча юрист консультациясе. Кабул итүне гаилә-хокук бәхәсләрендә алты елдан артык уңышлы тәҗрибә туплаган белгеч, «Верикон» компаниясе директоры, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Наталья Веретенникова алып бара. Ул аерылышу, милекне бүлешү, никах контракты, балалар һәм алимент турындагы бәхәсләр, ата булуны билгеләү һәм башка сорауларга җавап бирәчәк.

Юристларны кабул итү Калинин ур., 3 адресы буенча («Яхшы куллар»хәйрия склады) уза. Консультациягә язылу өчен алдан 236-65-61 телефоны буенча шалтыратырга кирәк. Исегезгә төшерәбез, фондта булганда битлекләрне куллану мәҗбүри.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International