9 гыйнварда ТР Иҗтимагый палатасының иҗтимагый контроль буенча комиссиясе рәисе Артур Мостаев ТР Муниципаль берәмлекләре арасында үткәрелгән республика конкурсы кысаларында иң яхшы Яңа ел бәйрәменә һәм бәйрәм бизәлешенә бәя бирү өчен республиканың Кукмара, Балтач, Арча, Әтнә муниципаль районнарында булды.