Ел дәвамында ИС әгъзалары илкүләм проектларны тормышка ашыруда, аларның тормыш сыйфатын үзгәртүгә йогынтысы турында фикер алышуда катнашалар.
Татарстан Республикасының ТКХ Контроле йортлар советлары һәм торак милекчеләре өчен бушлай укулар үткәрәчәк.
2021 елның 18 ноябрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында мәгариф һәм тәрбия мәсьәләләре буенча “кайнар линия” узачак.
ТР Иҗтимагый палатасына эш көне булмаган көннәрдә субсидияләр, ташламалы кредитлар алу һәм чикләү чараларын һәм башка чараларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча коммерцияле булмаган оешмалардан күпсанлы сораулар белән бәйле рәвештә, ТР Иҗтимагый палатасы 2021 елның 17 ноябрендә 11.00 сәгатьтә ТР икътисад министры урынбасары О.В. Пелевин һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең күзәтчелекне оештыру бүлеге башлыгы Л.А. Балабанова катнашында ТР коммерцияле булмаган оешмалар һәм муниципаль берәмлекләрнең иҗтимагый советлары өчен Zoom-очрашу үткәрә.
12 ноябрьдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында "Күпфатирлы йортлар белән идарә итү: идарәче оешмаларның һәм торак милекчеләренең җаваплылыгы" темасына "Кайнар линия" үткәрелде.
2021 елның 2-3 ноябрендә Мәскәүдә узган «Берләшмә» йомгаклау форумы кысаларында коммерцияле булмаган оешмалар җитәкчеләренең һәм хезмәткәрләренең Бөтенроссия сораштыруы старт алды.
ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Артем Кузнецов РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова белән күп балалы гаиләләр өчен бистәләр төзү темасына үткәрелгән эшлекле очрашуда катнашты. Очрашуда шулай ук ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак – коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гимаев, Екатерина Воронкова, Казаннан Алмаз Муллахмәтов катнашты.
«Патриот» республика спорт-патриотик һәм армиягә кадәр әзерләү үзәге базасында «Яшь армеец» 7 көнлек хәрби-патриотик лагерь сменасын ябу тантанасы узды.
2021 елның 9 ноябрендә Чүпрәле авылында Татарстанда аеклык эшен үстерү буенча чираттагы чара узды.
2021 елның 12 ноябрендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «Күпфатирлы йортлар белән идарә итү: идарәче оешмаларның һәм торак милекчеләренең җаваплылыгы» темасына «Кайнар линия» үткәрелә.