12 ноябрьдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында "Күпфатирлы йортлар белән идарә итү: идарәче оешмаларның һәм торак милекчеләренең җаваплылыгы" темасына "Кайнар линия" үткәрелде.
Республика халкының сорауларына иҗтимагый контроль буенча Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы комиссиясе әгъзалары, ТКХ өлкәсендә иҗтимагый контроль региональ үзәге белгечләре, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе һәм Казанның ТКХ комитеты вәкилләре җавап бирде.
Кайнар линия барышында республиканың 22 кешесенә консультация бирелде. Гражданнарның күпчелек мөрәҗәгатьләре эшкә алынды.
Халыкны бигрәк тә милекчеләрнең Татарстан Республикасының идарәче компанияләре белән багланышлары, капиталь ремонт үткәрү, фатирда җылылык булмау, пандус урнаштыру, коммуналь калдыкларны чыгару, ишегалларын төзекләндерү мәсьәләләре кызыксындырды.
Идарәче оешмалар һәм башка дәүләт структуралары белән үзара бәйләнешне таләп итә торган мәсьәләләр тиешле инстанцияләргә җибәреләчәк. Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль палатасы комиссиясе әгъзалары әлеге мәсьәләләрне хәл итүне контрольдә тотачаклар.