Ел дәвамында ИС әгъзалары илкүләм проектларны тормышка ашыруда, аларның тормыш сыйфатын үзгәртүгә йогынтысы турында фикер алышуда катнашалар. Март-апрель айларында район мәктәпләре базасында (Тымытык һәм Җиңү авылы) 2019 - 2020 ел проектлары буенча ачык фикер алышу булып узды. Бу тәҗрибә 2021 елгы яңалыклар турында фикер алышуда да дәвам итте.
2021 елда районның 7 мәктәбе «Заманча мәктәп» федераль милли проектына керде, алар базасында «Үсеш нокталары» табигый-фәнни юнәлештәге үзәкләр эшли башлады. "Үсеш ноктасы" үзәкләре эшчәнлеген камилләштерү максатыннан Азнакай районы гомуми белем бирү оешмаларында белем бирүнең сыйфатын күтәрү өчен «Үсеш нокталары» декадасы старт алды.
Азнакай шәһәренең 2 нче Лицее, 4 нче лицей, 5,7,8,9 нчы мәктәп базасында ункөнлек кысаларында ата-аналар өчен Ачык ишекләр көннәре, мастер-класслар, семинарлар үткәрелде, аларда район җитәкчеләре -район башлыгы Шәйдуллин М.З., район башлыгы урынбасары Галеева Р. А., Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гыйләҗев Д. Р., район Иҗтимагый советы әгъзалары, УО җитәкчесе Гыйләҗева З. С., мәктәп директорлары, ата-аналар җәмәгатьчелеге, массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты.
Катнашучыларга химия, биология, физика кабинетлары, өстәмә белем алу өчен кабинетлар тәкъдим ителде, укучылар югары технологияле лаборатория җиһазлары, робот техникасы белән эшли белүләрен күрсәттеләр, лаборатор тикшеренүләр үткәрделәр, тикшеренүдә катнашырга теләүчеләрнең физик параметрларын үлчәделәр. .jpeg)
.jpeg)

