ТКХ өлкәсендә сораулар буенча "кайнар линия" үткәрү турында мәгълүмат

2021 елның 10 ноябре, чәршәмбе

2021 елның 12 ноябрендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «Күпфатирлы йортлар белән идарә итү: идарәче оешмаларның һәм торак милекчеләренең җаваплылыгы» темасына «Кайнар линия» үткәрелә.

Гражданнарның мөрәҗәгатьләре Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша 2021 елның 11 ноябренә кадәр кабул ителә https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm яки 8(800)350-44-72 «Кайнар линия» телефоны буенча 12 ноябрьдә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр.

Гражданнарның сорауларына иҗтимагый контроль буенча Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы комиссиясе әгъзалары, ТКХ өлкәсендә иҗтимагый контроль региональ үзәге белгечләре, ТР Дәүләт торак инспекциясе вәкилләре, Казан шәһәренең ТКХ комитеты вәкилләре җавап бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International