ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Артем Кузнецов РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова белән күп балалы гаиләләр өчен бистәләр төзү темасына үткәрелгән эшлекле очрашуда катнашты. Очрашуда шулай ук ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак – коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гимаев, Екатерина Воронкова, Казаннан Алмаз Муллахмәтов катнашты.
Күп балалы гаиләләр өчен коммуникацияләр, юллар төзү, шулай ук әлеге мәсьәләне хәл итүдә РФ һәм ТР Дәүләт Думасы депутатларының нинди ярдәм күрсәтә алуы мәсьәләләре каралды. Күп балалы гаиләләр өчен федераль программалар булдыру турында тәкъдимнәр әйтелде.
.jpg)
Шулай ук республиканың муниципаль берәмлекләрендә җир бүлеп бирү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар, бу шәһәрләрдә яшәүче күп балалы гаиләләргә Татарстан районнарына күчәргә ярдәм итәр иде.
Күп балалы гаиләләр өчен бистәләр төзү мәсьәләсен хәл итү буенча юл картасын кабул итәргә тәкъдим ителде.