Мәгариф һәм тәрбия мәсьәләләре буенча "кайнар линия" үткәрү турында

2021 елның 15 ноябре, дүшәмбе

2021 елның 18 ноябрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында мәгариф һәм тәрбия мәсьәләләре буенча “кайнар линия” узачак.

Гражданнарның мөрәҗәгатьләре 2021 елның 17 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының  Интернет кабул итү бүлмәсе аша https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm яисә 18 ноябрь 14.00 дән 16.00 гә кадәр «Кайнар линия» телефоны буенча кабул ителә 8(800)350-44-72.

Гражданнар сорауларына Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгариф һәм фән комиссиясе әгъзалары А.В. Тимирясова, Н.Л. Реснянская һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы эксперты Р.Х. Хәйбрахманов җавап бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International