"Яшь армеец" хәрби-патриотик лагере сменасын ябу тантанасы узды

2021 елның 11 ноябре, пәнҗешәмбе

«Патриот» республика спорт-патриотик һәм армиягә кадәр әзерләү үзәге базасында «Яшь армеец» 7 көнлек хәрби-патриотик лагерь сменасын ябу тантанасы узды.

7 көнлек смена дәвамында яшь армиячеләр белән Калашников автоматын сүтеп-җыю һәм җиһазлау буенча тренировкалар, хәрби топографияне өйрәнү, тактик, физик, техник әзерлек буенча дәресләр үткәрелде, шулай ук массакүләм зарарланудан саклану чараларын һәм алымнарын өйрәнделәр. Яшь армиячеләр тематик һәм иҗади конкурсларда катнаштылар, хәрби хезмәт ветераннары белән очраштылар.

Лагерьның тантаналы ябылышында «Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге" ветераннар (инвалидлар) оешмасы рәисе генерал-майор Бородин А.И., "Патриот" яшьләрне спорт-патриотик һәм армиягә кадәр әзерләү республика үзәге " директоры - полковник Литвинов Д.К. яшь армиячеләр алдында чыгыш ясадылар һәм укуларында һәм яшьләр хәрәкәтендә яңа уңышлар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International