23 мартта Федераль монополиягә каршы хезмәтнең Татарстан идарәсе каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы узды. Иҗтимагый палатадан ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, иҗтимагый совет рәисе Мөнир Гафиятуллин һәм ТР Иҗтимагый палатасының икътисад һәм гражданнар тормышы инфраструктурасы мәсьәләләре буенча комиссиясе рәисе Айрат Гыймадутдинов катнашты.
2022 елның 21 мартында Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтү комиссиясе әгъзалары Евгений Гаврилкин һәм Илнур Сатдинов Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең кеше хокуклары буенча идарәсе башлыгы ярдәмчесе Фадеев А.Н. катнашында, гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр нигезендә 2 нче Тикшерү изоляторында булдылар. Мөрәҗәгатьне тулырак һәм объектив карау өчен өстәмә әңгәмәләр үткәреләчәк, шулай ук мөрәҗәгать итүче булган камера тикшереләчәк.
Биектау районында хатын-кызлар консультацияләренең медицина персоналы белән очрашу-семинар узды. Шулай ук «Гаилә кыйммәтләрен саклау һәм абортларны профилактикалау» темасына түгәрәк өстәл дә узды. Абортлар темасы актуаль булып тора, шуңа күрә профилактика турында сөйләүләрен һәм булдырмый калуның яңа ысулларын эзләүләрен дәвам итәләр.
2022 елның 25 мартында «Россия юристлары ассоциациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге һәм «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясе тарафыннан халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне узачак.
21 март көнне «Сила в детях» («Балаларда көч») хәйрия фонды базасында «Союз отцов» («Аталар берлеге») төбәк иҗтимагый оешмасы һәм «Азбука семьи» («Гаилә әлифбасы») коммерцияле булмаган автоном оешмасы вәкилләре: «Союз отцов» («Аталар берлеге») төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Адель Загретдинов, Казанда һәм ТРда аңлы ата-аналар мәктәбе проекты җитәкчесе Владимир Пушкарев, язучы, проект авторы, аңлы ата-аналар мәктәбе авторы Диана Машкова, «Азбука семьи» («Гаилә әлифбасы») коммерцияле булмаган автоном оешмасы җитәкчесе Денис Салтаев очрашты.
Россия Федерациясе цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәкъсүт Шадаев ИТ-компанияләр җитәкчеләре белән тармакны үстерү буенча яңа тәкъдимнәр турында сөйләште.
Татарстан Республикасы ДОСААФ хезмәткәрләре 3 эш көне күләмендәге акчаларны Донбасс халкы өчен гуманитар ярдәм сатып алуга җибәрергә дигән карар кабул итте. Җыелган акчаларга Алабуга ит комбинатында 3600 банка ит консервасы сатып алынган. Массасы 1200 кг булган гуманитар ярдәм Казан шәһәренә гуманитар ярдәм җыю пунктына китерелгән.
2022 елның 22 мартында В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты базасында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәмендә социаль фикер йөртү мәктәбе эшли башлады.
«Россия Федерациясендә җәмәгать контроле нигезләре турында» 2014 елның 21 июлендәге 212-ФЗ номерлы Федераль закон, 2021 елның 08 февралендәге Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Советы карары нигезендә, укучыларның туклану буенча җәмәгать контроле эшче төркеме ата-аналар җәмәгатьчелеге белән берлектә Яр Чаллы шәһәрендә тикшерүләрне яңартты. 2022 елның мартында 55 нче, 43 нче мәктәпләр тикшерелде.
«Этнохаус экспедициясе» проекты 2021 елгы Президент грантлары фондының 2 конкурсында җиңүче булды һәм «Татарстан скаутлары» Республика скаут үзәге» Татарстан төбәк балалар иҗтимагый оешмасы тарафыннан гамәлгә ашырыла.