«Россия Федерациясендә җәмәгать контроле нигезләре турында» 2014 елның 21 июлендәге 212-ФЗ номерлы Федераль закон, 2021 елның 08 февралендәге Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Советы карары нигезендә, укучыларның туклану буенча җәмәгать контроле эшче төркеме ата-аналар җәмәгатьчелеге белән берлектә Яр Чаллы шәһәрендә тикшерүләрне яңартты. 2022 елның мартында 55 нче, 43 нче мәктәпләр тикшерелде. Билгеләп үтелгәнчә, гомуми белем бирү оешмаларына җибәрелә торган продукция яхшы сыйфатлы. Ашамлыкларның күләме балаларның туклану нормаларына, ризыкларның сыйфаты технология буенча туры килә.

