21 март көнне «Сила в детях» («Балаларда көч») хәйрия фонды базасында «Союз отцов» («Аталар берлеге») төбәк иҗтимагый оешмасы һәм «Азбука семьи» («Гаилә әлифбасы») коммерцияле булмаган автоном оешмасы вәкилләре: «Союз отцов» («Аталар берлеге») төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Адель Загретдинов, Казанда һәм ТРда аңлы ата-аналар мәктәбе проекты җитәкчесе Владимир Пушкарев, язучы, проект авторы, аңлы ата-аналар мәктәбе авторы Диана Машкова, «Азбука семьи» («Гаилә әлифбасы») коммерцияле булмаган автоном оешмасы җитәкчесе Денис Салтаев очрашты.
Проблемалы гаиләләр, сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле булган балалар тәрбияләүче гаиләләр, үги ата-аналар, яшь гаиләләр өчен яңа «Школа осознанного родительства» («Аңлы ата-аналар мәктәбе») проекты буенча фикер алышынды.
Проектның төп бурычы - аерылышулар санын киметү, иртә ятимлекне профилактикалау, төбәктә демографияне яхшырту.
Аңлы ата-аналар мәктәбе лидерларын укыту, Казанда һәм бөтен Татарстанда мондый мәктәпләрне эшләтеп җибәрү, методик үзәкләр ачу, таратма материаллар әзерләү һәм иң мөһиме - бу хезмәткәрләргә түләү, чөнки ата-аналарга мәктәпләр бушлай булачак кебек эш моментлары сөйләшенде.
Бүгенге көндә «Сила в детях» («Балаларда көч») хәйрия фонды Фәннәр академиясе каршындагы ТР Гаилә һәм демография үзәгеннән ярдәм алды инде.
Сораулар кала бирә, әмма бурычлар инде куелган, һәм коммерцияле булмаган оешма гамәлгә ашырыла башлый.
Хәзерге вакытта белгечләр, аңлы ата-аналар мәктәбе лидерларын җыялар, ә Гаилә әлифбасы укыту һәм әзерлек алып бара.
.jpg)