Халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне - 2022 елның 25 марты

2022 елның 23 марты, чәршәмбе

2022 елның 25 мартында «Россия юристлары ассоциациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге һәм «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясе тарафыннан халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне узачак.

Санитар-эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып, чараны читтән торып (телефон элемтәсе ярдәмендә гражданнарны консультацияләү) республика районнарында һәм шәһәрләрендә 8:00 сәгатьтән 15:30 сәгатькә кадәр (Казанда 9:00 сәгатьтән 16:30 сәгатькә кадәр) барлык эш көне дәвамында, консультантларның сменалы составы төшке ашка тәнәфессез рәвештә үткәрү планлаштырыла.

Казанда бушлай юридик ярдәмне түбәндәге телефон номерлары буенча алырга мөмкин:

  • 8-800-201-16-00;
  • WhatsApp: 8 (987) 205-00-63;
  • (843) 238-10-00.

Татарстан Республикасы муниципаль районнарында беренчел хокукый консультация кизү тору графигында күрсәтелгән кабул итү бүлмәләренең номерлары буенча бирелә.

Халыкка бушлай юридик ярдәм Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, Татарстан Республикасының техник инвентаризация бюросы, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Конституция суды, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре, Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты хезмәткәрләре, Россия юристлары ассоциациясе Татарстан региональ бүлеге әгъзалары тарафыннан күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International