Татарстан Республикасы ДОСААФ хезмәткәрләре 3 эш көне күләмендәге акчаларны Донбасс халкы өчен гуманитар ярдәм сатып алуга җибәрергә дигән карар кабул итте. Җыелган акчаларга Алабуга ит комбинатында 3600 банка ит консервасы сатып алынган. Массасы 1200 кг булган гуманитар ярдәм Казан шәһәренә гуманитар ярдәм җыю пунктына китерелгән. Бу атнада Татарстан Республикасы оешмаларыннан Донбасс халкына гуманитар ярдәм китерү буенча чираттагы автоколонна формалашты.